28 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Нәсел тамырларыбызны барлап” исемле I Россиякүләм фәнни-гамәли семинар узды.
28 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Нәсел тамырларыбызны барлап” исемле I Россиякүләм фәнни-гамәли семинар узды. Семинар эшен “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев ачып җибәрде hәм чарада катнашучыларга котлау сүзе җиткерде.
Семинар эшендә түбәндәге юнәлешләр билгеләнде:
1. - Аерым нәселләрнең шәҗәрәләрен өйрәнү;
2. - Нәсел шәҗәрәләрен төбәк тарихы белән бәйләнештә карау;
3. - Тупланган материалны уку-укыту, фәнни hәм тәрбияви эшчәнлектә файдалану.
Чыгышлар өч номинациядә бәяләнде.
1. “Иң борынгы нәсел шәҗәрәсе”
- Корбанова Мәүлия Рәиф кызы
- Мухаметова Миләүшә Рифат кызы
- Шагалиева Ләйсән Дамир кызы
2. “Минем нәсел шәҗәрәсе”
- Асылова Дәбидә Гыйльмегаян кызы
- Нуруллина Нурсинә Локман кызы
- Хәйретдинова (Карюкова) Сания Гыйльмулла кызы
3. “Без тарихта эзлебез...”
- Абдунагимова Миләүшә Нәбиулла кызы
- Галиева Әлфия Гәрәфетдин кызы
- Ганеева Илисә Гайсә кызы
- Насыйбуллина Гөлфия Локман кызы
- Фархутдинова Роза Фәиз кызы
Семинар эшендә “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре, шәкертләр, төрле уку йортларыннан кунаклар катнашты. Шәhәребез галимнәре әлеге чараның уку-укыту, фәнни hәм тәрбияви әhәмияткә ия булуын искәрттеләр hәм югары бәя бирделәр.