16.03.19 в НАБЕРЕЖНОЧЕЛНИНСКОМ МЕДРЕСЕ «АК МЕЧЕТЬ» состоялась IV МЕЖДУНАРОДНАЯ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ на тему «РОЛЬИСЛАМА В СТАБИЛИЗАЦИИ СОЦИАЛЬНЫХ ПРОЦЕССОВ».

2019 елның 16 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә «ҖӘМГЫЯТЬ ТОРМЫШЫН ТОТРЫКЛАНДЫРУДА ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ» исемле IV ХАЛЫКАРА (Россия, Төркия, Әзербәйҗан, Казахстан, Иордания, Төркмәнстан, Италия галимнәре катнашында) ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ булып узды. Бу конференция эшен алып баруда 20 фән докторы, профессорлар, 21 фән кандидаты, магистрлар, фәнни-тикшеренү институтларының фәнни хезмәткәрләре, мәдрәсә җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре катнашты. Конференциядә мәгарифкә, җәмгыятьтә барган мөһим проблемаларга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде һәм аларны чишү юллары тикшерелде. Һәм нәтиҗәдә түбәндәге резолюция кабул ителде:

1.   Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык-хезмәттәшлекне ныгыту;

2.   Дин һәм фән галимнәре арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү;

3.  "Ак мәчет" мәдрәсәсе каршында эшләп килүче "Татар ислам мәгарифе тарихы" музеен яңарту-тулыландыру эшчәнлеген дәвам итү;

4.   "Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда ислам диненең әһәмияте" дигән IV халыкара фәнни-гамәли конференция җыентыгын нәшер итү.     

СМОТРЕТЬ