Директор медресе "Ак мечеть" Рустам хазрат Шайхевалиев поздравил прихожан мечети "Туфан" с 25 летием организации махалли.

Бүгенге көндә шәһәребездә 14 мәчет эшләп килә. Шулар арасында Яңа шәһәрнең 4 комплексында урнашкан “Туфан” мәчете 20 гыйнвар көнне үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чара Ибраһим хәзрәтнең Коръән укуы һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның дога кылуы белән башланып китте. Соңрак Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Рафик улы Галиуллин мәчет кешеләренә шәһәр Башкарма комитеты һәм үзенең котлауларын белдерде, мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинга шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды. Мәҗлесне дәвам итеп, Әлфәс хәзрәт бирегэ җыелган халыкка кыскача гына шәһәребездәге Ислам дине тарихын сөйләде, аннары “Туфан” мәчете тормышында актив катнашкан картларга ҮДО ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе бүләкләрен тапшырды. Шулай ук чара барышында Равил хәзрәт килгән кунакларны “Туфан” мәчете тарихы белән таныштырды, аеруча актив картларга Коръән китаплары  буләк итте. "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры, имам-хатыйб, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев мәхәллә кешеләрен “Туфан” мәчетенең 25 еллыгы белән котлады. Өйлә намазыннан соң кунаклар чәй өстәле артында җыелыштылар.