7 января в Набережночелнинском медресе "Ак мечеть" состоялась интеллектуальная игра среди женщин.

7 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә кичке һәм читтән торып уку бүлегендә гыйлем алучы хатын-кызлар арасында пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм тормышына (Бәдер сугышына кадәр) багышланган интеллектуаль уен брейн-ринг үтте. Бәйгедә 4 команда катнашты:

1. Карлыгачлар ("Ак мәчет" мәдрәсәсенең читтән торып укучы шәкертләре);

2. Сыерчыклар ("Ак мәчет" мәдрәсәсенең кичке бүлек шәкертләре);

3. Тургайлар ("Ак мәчет" мәдрәсәсенең читтән торып укучы шәкертләре);

4. Сандугачлар ("Ак мәчет" мәдрәсәсенең кичке бүлек шәкертләре);

Бәйге 4 өлештән гыйбәрәт булып, бик кызыклы үтте. Ял итеп алган арада мәдрәсә мөгаллимнәре тарафыннан вәгазьләр сөйләнде.

Нәтиҗә:

1 урын: Карлыгачлар командасы;

2 урын: Сандугачлар командасы;

3 урын: Сыерчыклар командасы;

4 урын: Тургайлар командасы.

СМОТРЕТЬ