20 октября в Набережночелнинском медресе "Ак мечеть" состоялась МЕЖДУНАРОДНАЯ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ
2018 елның 20 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә бөек мәгърифәтчебез Әхмәтһади Максуди хәзрәтләренең 150 еллыгына багышланган “XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар мөселман мәгарифе” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу конференция эшен алып баруда 12 фән докторы, профессорлар, 12 фән кандидаты, магистрлар, фәнни-тикшеренү институтларының фәнни хезмәткәрләре, мәдрәсә җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре катнашты.
Конференциядә татар дини мәгарифенә һәм тарихына бәйле мөһим проблемалар күтәрелде һәм аларны чишү юллары тикшерелде. Һәм нәтиҗәдә түбәндәге резолюция кабул ителде:
1. Мәдрәсәләрдә уку-укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә Әхмәтһади Максуди хезмәтләрен киңрәк куллану;
2. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар мөселман мәгарифе тарихын өйрәнүне дәвам итү;
3. Шул чорда хезмәт куйган галимнәрнең мирасын барлау;
4. “Китапханә Исламия” ачу;
5. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык-хезмәттәшлекне ныгыту.