Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә "Серле сандык" дип аталган интеллектуаль уен булып узды.

Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә "Серле сандык" дип аталган интеллектуаль уен булып узды. Әлеге бәйгедә мәдрәсәнең кичке һәм читтән торып уку бүлегендә укучы апалар-кызлар катнашты. Уен өч этаптан торды. Беренче этапта өчәр кешедән торган өч төркемнең җиңүчеләре билгеләнде. Ярымфинал өлешендә беренче өлештә җиңгән катнашучылар көч сынашты. Әлеге бәйгедә мәдрәсәнең читтән торып уку бүлегендә өченче курста укучы Янгирова Әлфинә җиңү яулады. Һәрбер катнашучы кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.