Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсеннән Рамазан Гаете күренешләре.
Бүген 5 нче июль - шушы мөбарәк Рамазан аен озату бәйрәме, ягъни Ураза гаете. Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. “Ак мәчет”кә бүген иртә таңнан шәһәр халкы гает намазын үтәү нияте белән җыелды. Вәгазләр, хөтбәләр, Аллаһытәгаләгә мактап тәсбих әйтүләр гаетнең күрке булып тора. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята.
Чара сәгать җидедә башланып китте. "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллиме Азат хәзрәт Шәрипов вәгаз сөйләде. Аннары әлеге вакыйганың төп өлеше булган гает намазы укылды. Намаздан соң имам-хатыйб, “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, Кама-буе төбәге казые, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли гает хөтбәсен алып барды.
Хөтбәдән соң Аллаһы Тәгаләгә мактау-сәнәләр әйтелде Корән укып дога кылынды һәм халкыбыз, әлеге олуг бәйрәмне бәйрәм итәр өчен өйләренә тарала башлады.
Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм иман байлыгы телибез!