"Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре ифтар мәҗлесендә.
Яр Чаллы шәһәре "Туфан" мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды. Анда "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм мәхәллә халкы чакырылды.
Мәҗлестә шәһәр мәчетләренең имамнары, мәчет әһелләре катнашты. Килгән кунакларны Туфан мәчетенең имамы Равиль хәзрәт Нуруллин сәламләде. Мондый чаралар мөселманнарны берләштерәләр, ислам өммәтен ныгыталар һәм әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен, бәрәкәтен алып киләләр. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем ураза тотучыны ифар кылдырса, ягъни авыз ачтырса, аңа ураза тотучының әҗере булыр, шулай ук ураза тотучының әҗере дә кимемәс».