Тукай районы Биклән авылында практика үтүче Яр Чаллы "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте авыл балаларына дин дәресләре оештырды.

26 нчы июнь көнне Тукай районы Биклән авылы мәчетендә 5 - 15 яшьтәге балалар өчен Коръән уку дәресләре башланды. Укуларны Яр Чаллы "Ак мәчет" мәдрәсәсенең 2 нче курс студенты, шушы авылда практика үтүче, Салихов Дильшат оештырды. Балалар да үз чиратында укырга теләкләрен белдереп тиз арада иптәшләрен, классташларын чакырып мәчеткә җыелдылар. Балалар гарәп графикасы белән таныштылар. Үзләренең зирәклекләрен җигеп, тактага чыгып гарәпчә сүзләр яздылар. Аннан соң кәгазьләргә мәчетебезнең сүрәтен ясап күрсәттеләр. Кызыклы уеннар оештырылды. Соңыннан егетләр hәм кызларыбыз ифтар мәҗлесенә өстәл әзерләделәр. Нык тырышлык куйдылар балалар. Чараның азагында бергәләп җәмәгать намазы укылды hәм балаларга бүләкләр таратылды. Әлхәмдүлилләх, балаларның бердәм hәм ярдәмчел булулары киләчәккә зур өметләр бирә, иншәАллах.