Күзкәй авылында Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкерте балалар өчен зур чара оештырды

23 нче июнь көнне Тукай районы Күзкәй авылында практика үтүче “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкерте - Илнур Фархутдинов авыл мәчетендә балалар өчен “Рамазан аенда тарих буенча кечкенә сәяхәт”, - дип аталган бик зур чара оештырды.

Иң элек, балаларны каршылаганнан соң, мәчет залында танышу-күрешү оештырылды, бәйгеләр өчен мәктәп укытучыларыннан торган жюри сайланды.

Чараның төп өлешендә балаларга ислам дине, иман нигезләре турында сөйләнде, динебез турында фәнни фактларга нигезләнгән видео – роликлар күрсәтелде.

Чараның бәйге өлешендә, балалар мәчетнең ишегалдына чыгып төрле хәрәкәтле уеннарда көч сынаштылар. Нәтиҗә буларак, һәр балага тәм-томнар бүләк ителде.

Өйлә намазы алдыннан балаларга тәһарәт алу тәртипләре аңлатылды, бергәләшеп намаз укылды.

Әлеге чарадан балалар шатланып, алга таба да мәчеткә йөрүләрен белдереп, бик куанып кайтып киттеләр.