Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре ифтар мәҗлесендә.

Шәһәребезнең "Туфан" мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды. Анда "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм мәхәллә халкы чакырылды. 

Мәҗлестә шәһәребез мәчетләренең имамнары, мәчет әһелләре катнашты. Килгән кунакларны Туфан мәчетенең имамы Равиль хәзрәт Нуруллин, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре мэриясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин сәламләде. Мондый чаралар мөселманнарны берләштерәләр, ислам өммәтен ныгыталар һәм әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен, бәрәкәтен алып киләләр. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем ураза тотучыны ифар кылдырса, ягъни авыз ачтырса, аңа ураза тотучының әҗере булыр, шулай ук ураза тотучының әҗере дә кимемәс».

Мәҗлеснең ахыргы өлешендә "Ак мәчет" имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли дога кылды.