"Ак мәчет"тә ифтар мәҗлесе үтте.
Һәр елдагыча үткәрелгән кебек, бу елны да Яр Чаллы шәһәре, «Ак мәчет»тә ифтар мәҗлесләре үткәрелә. 7 нче июнь көнне 150 дән артык кеше өчен табын әзерләнде. Мәҗлестә шәһәребез мәчетләренең имамнары, мәчет әһелләре катнашты. Килгән кунакларны "Ак мәчет" имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре мэриясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин сәламләде. Мондый чаралар мөселманнарны берләштерәләр, ислам өммәтен ныгыталар һәм әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен, бәрәкәтен алып киләләр. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем ураза тотучыны ифар кылдырса, ягъни авыз ачтырса, аңа ураза тотучының әҗере булыр, шулай ук ураза тотучының әҗере дә кимемәс».
Мәҗлеснең ахыргы өлешендә Коръән укып дога кылынды.