Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә, галимнәр өчен мәҗлес оештырылды.

5 нче май көнне, инде традиция рәвешендә, Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә, галимнәр өчен мәҗлес оештырылды. Иң элек, түгәрәк өстәл артында, эшләнә торган эшләр һәм планнар турында әңгәмә корып алынды.
Яр Чаллының югары уку йортлары галимнәре мәдрәсәгә килеп төрле кызыклы темаларга лекцияләр, семинарлар үткәрәләр. "Ак мәчет"тә һәрдаим гыйлми, интеллектуаль чаралар узып тора. Әлбәттә, әлеге зур нәтиҗәләрнең сәбәбе: дин һәм дөньяви галимнәрнең бергә алып барган эшчәнлеге.
Мәҗлеснең ахыргы өлешендә чәй эчү оештырылды.