22 нче апрель көнне Яр Чаллыда "Ак мәчет"нең якшәмбе укытучыларын тәбрикләү кичәсе үтте.

22 нче апрель көнне Яр Чаллыда "Ак мәчет"нең якшәмбе укытучыларын тәбрикләү кичәсе үтте. Ел дәвамында барлыгы 80 төркемдә 1207 ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар укыды.
Аларга 55 остаз гыйлем бирде. Укытучылар составына килгәндә, алар барысы да мәдрәсә, шулай дәньяви югары һәм махсус-урта белем бирү уку йортларын тәмамлаганнар. Алар арасында шәһәребезнең төрле оешмаларында эшләүче яшьләр, студентлар, һәм шулай ук лаеклы ялга чыккан апа-абыйларыбыз укыта.
Инде ничә ел шәһәр халкы, тирә-як районнарда яшәүче халкыбыз өчен "Ак мәчет" гыйлем учагы булып тора. Һәр уку йортының үзенә генә хас сыйфатлары була, "Ак мәчет"нең йөзе булып, мөгаен югары дәрәҗәдә бирелгән гыйлем өстенә, югары әхлак тәрбиясен әйтергә буладыр.
Укытчыларга түбәтәй-яулыклар китаплар бүләк ителде. Мөгаллим-мөгаллимәләр шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ахырда барча укытучылар өчен чәй мәҗлесе оештырылды.