Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә “Язгы мәгыйшәт”

3 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә “Язгы мәгыйшәт”, дип аталган бик тә мәртәбәле конкурска нәтиҗә ясалды. Төрле яшь төркемендәге катнашучылар кул эшләре, сыерчык оясы ясаү, җимлек ясау, шигырь язу һәм рәсем ясауда ярыштылар. Килгән кунакларны сәламләп, имам-хатыйб, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры Рәстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады.
Иң яшь катнашучылар:
Хасанов Камил 3 яшь
Музафарова Бибинур 2 яшь
“Язгы мәгыйшәт” рәсемнәре:
Гайнетдинов Әмин 5 яшь
Гайнетдинова Гамәлия 8 яшь
Мухаметшина Хәлимә 4 яшь
Сафин Ильяс А. 4 яшь
Сафин Тимур А. 5 яшь
Зарифуллин Рузил 8 яшь
Габдулкабиров Азат 6 яшь
Тагирова Адилә 4 яшь
Миниахметова Хануна 8 яшь
Саттаров Бәшир 7 яшь
Саттаров Ибраһим 5
Шәйхевалиева Хәнифә 8 яшь
Шәйхевалиева Хәбибә 5 яшь
Миниахметов Яхъя 6 яшь
Миниахметов Аят 4 яшь
Сафин Ильяс Д. 4 яшь
Сафина Мәръям 8 яшь
Гарайшина Айзилә 8 яшь
Гатиятуллин Рамазан 5 яшь
Макулова Әминә 4 яшь
Шигапова Ләйлә 13 яшь
Шәйхевалиев Гали 11 яшь
Шигапова Мәдинә 10 яшь
“Язгы мәгыйшәт” җимлекләре:
Миниахметова Зәйнәб 11 яшь
Саттаров Мөхәммәд 9 яшь
Газизуллин Тимур 9яшь
Миниахметова Уммукульсум 10 яшь
“Сыерчык оялары”:
Шәйхевалиев Габдрахман 13 яшь
Хасянова Илүзә 9 яшь
“Хатын кызлар иҗаты”:
Хабибуллина Мәръям
Ганиева Альбина
Фазлиахметова Ләйсән
Шәйхемөхәммәтова Ләйсән
Канипова Филзилә
Шигапова Халидә
“Сыерчык оясын тизлеккә җыю (Ирләр өчен)”:
1. Фәрвәев Әүфәр Нарсил улы
2. Шарифуллин Марат Әхмәд улы
3. Шаймарданов айрат Кәшиф улы
4. Газизуллин Әзгат Касыйм улы
Язгы мәгыйшәт:
Язның ямьле бер көнендә
2016 нчы елның 3 апрелендә
Җыелдык без бирегә:
“Ак мәчет” бинасына.
Җыелуыбызның сәбәбе:
Язгы мәгыйшәт бүген бездә!
Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр –
Барысы да әзерләнеп килгәннәр.
Кем рәсем ясап килгән,
Кем җимлек, оя күтәреп килгән,
Кем чигеп, тегеп, бәйләп “Яз үрнәкләрен” алып килгән,
Ә кемдер шигырь иҗат иткән.
Хөрмәтле балалар, егетләр һәм кызлар!
Әтиләр һәм әниләр, байлар һәм әбиләр!
Килгән кунаклар, якын дуслар һәм туганнар!
Тыңлагыз һәм ишетегез!
Язгы мәгыйшәт бүген бездә.
Яз килгән бүген безгә!
Киләчәк ишек шакый,
Ул монда көтеп тора.
Булыйк без тере җәмәгать,
Катнашыйк чараларда!
Хезмәтегез нык булган.
Чын күңелдән эшләнгән.
Рәхим итеп рәхмәт әйтәм
Һәм шуны өстәп куям:
Ә бүген язгы мәгыйшәт бездә.
Киләчәк килеп кергән безгә
Рәхәт мәшәкать бүген бездә,
Бүләксез калмас беркем дә!