Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә 21 нче Коръән уку бәйгесе булып узды.

23 нче март көнне балаларның 21 нче Коръән уку бәйгесе булып узды. Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә Чаллыда уза. Оештыручылары - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек Үзәге. Быелгы бәйге 23 мартка билгеләнде.
Үткәрелү урыны – шәһәрнең иң зур намаз залына ия булган “Ак мәчет” мәдрәсәсе.
Бәйгедә 15 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид илә укый белүче ир һәм кыз балалар катнашты. Ул 4 яшь төркемендә барды:
1. 7 яшькә кадәр.
2. 10 яшькә кадәр.
3. 13 яшькә кадәр.
4. 15 яшькә кадәр.
15 яше тулганнар бәйгедә катнаштырылмый.
Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелде. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча тупланды:
1. Коръәнне тәҗвид илә карап уку: 0 – 12 балл.
2. Коръәнне тәҗвид илә яттан уку: 5 - 12 балл.
3. Мәкам: 1 – 3 балл.
4. Мөселманча киенеш, үз-үзеңне тотыш: 1 – 2 балл.
Һәр яшь төркемендә алтышар призлы урын билгеләнде. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Кызлар һәм малайлар арасындагы иң яшь катнашучыларга шулай ук призлар бирелде.