Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан аудит-тикшерү үткәрелде.
17 нче март көнне Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан аудит-тикшерү үткәрелде. Биредә Казаннан килгән тикшерүчеләр уку процессына кагылышлы документларны карадылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Ак мәчет" мәдрәсәсенең эшчәнлеге, документларның торышы югары бәяләнде.


