"Ак мәчет" мәдрәсәсендә чираттагы бик кызык чара узды.

Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә чираттагы бик кызык чара узды. Биредә "Тапкырлар һәм зирәкләр",- дип аталган интеллектуаль уен узды. Шәкертләрдән төзелгән команда кыска гына вакыт эчендә сорауларга җавап эзләде. Жюри эшен "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре, Коръәнхафизлар Илгизәр хәзрәт Талипов һәм Мансур хәзрәт Зиннәтов алып барды. Хөкемдәрларның нәтиҗәсе буенча беренче урында Инсаф Хазиев (Башкортостан), икенче урында Раиль Фагизов (Яңа Чишмә), өченче урында Харисов Гадел (Актаныш). Мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.