“Ак мәчет” мәдрәсәсендә «ҖӘМГЫЯТЬ ТОРМЫШЫН ТОТРЫКЛАНДЫРУДА ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ» исемле VI ХАЛЫКАРА ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ булып узды.

2021 елның 13 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә «ҖӘМГЫЯТЬ ТОРМЫШЫН ТОТРЫКЛАНДЫРУДА ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ» исемле VI ХАЛЫКАРА (Россия, Төркия, Әзербәйҗан, Казахстан, Иордания галимнәре катнашында) ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ булып узды. Бу конференция эшен алып баруда 14 фән докторы, профессорлар, 21 фән кандидаты, магистрлар, фәнни-тикшеренү институтларының фәнни хезмәткәрләре, мәдрәсә җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре катнашты. Конференциядә мәгарифкә, җәмгыятьтә барган мөһим проблемаларга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде һәм аларны чишү юллары тикшерелде.