Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә балалар арасында азан әйтү бәйгесе булып узды.

Яр Чаллы шәһәре "Ак мәчет" мәдрәсәсендә балалар арасында азан әйтү бәйгесе оештырылды. Бәйге ике яшь төркеменә бүлеп алып барылды. Бу 10 яшькә кадәр һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр. Иң элек катнашучыларны имам-хатыйб, "Ак мәчет" мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли сәламләде. Балаларга бәйге башланыр алдыннан "Азан әйтү"нең килеп чыгуы турында сөйләнде.
Каташучыларның азан әйтүдә осталыкларын мәдрәсә мөгаллимнәре бәяләде. Әлеге зур чарадан соң, гадәттәгечә күчтәнәчләр белән чәй эчү мәҗлесе оештырылды.
Бәйгенең җиңүчеләре итеп түбәндәге катнашучылар билгеләнде:
10 яшькә кадәр:
1. Саттаров Мөхәммәт;
2. Саттаров Бәшир;
3. Салаватов Мөхәммәт.
16 яшькә кадәр:
1. Шайхевалиев Габдуррахман;
2. Шайхевалиев Гали;
3. Мирзагалимов Раиль.