29.12.2019 "Ак мәчет" мәдрәсәсендә торып укучы шәкертләр арасында "Шәкертләрнең фәнни эшләре" исемле фәнни бәйге узды.

29.12.2019 "Ак мәчет" мәдрәсәсендә торып укучы шәкертләр арасында "Шәкертләрнең фәнни эшләре" исемле фәнни бәйге узды. Шәкертләр соңгы гасырларда дөньяда дөньяви галимнәр тарафыннан исбат ителгән ачышлар һәм әлеге ачышларның Коръәндә инде 1400 ел элек язылган мәгълүмәтләр булуын ассызыклаган мәгълүмәтләр туплаган чыгышларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук, шәкертләр тарафыннан әзерләнгән видеоролик каралды. Катнашучылар килгән кунаклар тарафыннан бәяләнде һәм үзенең эксперт сүзе белән Сибгәтуллин Эмер Сөләйман улы (физика-математика фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты профессоры) чыгыш ясады.

Нәтиҗә буларак, иң күп тавыш, 1 нче һәм 3 нче курс шәкертләреннән тупланган "Ансарлар" командасына бирелде. Ахырда чәй эчү мәҗлесе оештырылды.

СМОТРЕТЬ