"Ак мәчет" мәдрәсәсендә якшәмбе укуларында яңадан төркемнәр тупланды.

Февраль аеның 1 нче якшәмбесеннән "Ак мәчет" мәдрәсәсендә инде җиденче ел рәттән якшәмбе укуларында яңадан төркемнәр тупланды. Ислам белемен алу нияте белән быел да тәүге тапкыр утыздан артык шәһәрдәшләребез укырга килде. Шәкертләр өчен "Ак мәчет" имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Дәресләр түбәндә күрсәтелгән рәвештә төркемнәргә бүленеп алып барыла (татар телен белмәүчеләр өчен аерым төркемнәр оештырыла):

1. Ир-атлар; 2. Ир балалар; 3. Хатын-кызлар; 4. Кыз балалар. 5. Рус теллеләр өчен аерым төркем.