"Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре, шәкертләр "Туфан" мәчетендә ифтар мәҗлесендә

8 нче май көнне шәһәребезнең "Туфан" мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды. Анда "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре, шәкертләр һәм мәхәллә халкы чакырылды. Мәҗлестә шәһәребез мәчетләренең имамнары, мәчет әһелләре катнашты. Килгән кунакларны Туфан мәчетенең имамы Равиль хәзрәт Нуруллин, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, "Ак мәчет" имам-хатыйбы, директор, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиевсәламләде. Мондый чаралар мөселманнарны берләштерәләр, ислам өммәтен ныгыталар һәм әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен, бәрәкәтен алып киләләр. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем ураза тотучыны ифар кылдырса, ягъни авыз ачтырса, аңа ураза тотучының әҗере булыр, шулай ук ураза тотучының әҗере дә кимемәс».