Абитуриентка

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте Яр Чаллы шәһәре «Ак мәчет» мәдрәсәсе яңа уку елына гаризалар кабул итә.

Мәдрәсә Татарстан республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының лицензиясе  нигезендә имам-хатыйблар, Ислам дине нигезләре һәм гарәп теле укытучыларын-мөгаллимнәрен хәзерли. Мәдрәсәдә югары дини һәм дөньяви гыйлемгә ия булган остазлар белем бирә. Мәдрәсәдә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре эшли.

Көндезге бүлек. Мәдрәсәгә гомуми урта белемле егетләр  кабул  ителә. Уку срогы 3 ел. 20 нче августтан кабул итү курслары оештырыла. Укулар 1 сентябрьдән башлана.

Кичке бүлек. Мәдрәсәгә төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Ир-атлар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрне 18.00-дән 21.00-гә кадәр, хатын-кызлар шимбә, якшәмбе көннәрне 12.00-дән 15.30-га кадәр укыйлар. Уку срогы 4 ел. Укулар 1 октябрьдән башлана.

Читтән торып уку бүлеге. Мәдрәсәгә төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Кышкы сессия: ир-атлар өчен 20 декабрьдән 31декабрьгә кадәр, хатын-кызлар өчен  31 нче декабрьдан 10 январьга кадәр. Җәйге сессия: ир-атлар өчен 20 майдан 31 майга кадәр, хатын-кызлар өчен 1 июньнән 10 июньгә кадәр. Уку срогы 4 ел.

Укырга килүчеләргә түбәндәге  документлар таләп ителә:

1. Ректор исеменә гариза. (Бәлигъ булмаганнарга ата-аналары исеменнән дә)

2. Паспорт (оригинал һәм копия).

 3. Урта белем (яисә 9, 10 класс белем) турында аттестат.

 4. Фотокарточка (3х4 см), 4 данә.

5. Медицина белешмәсе (086 У формасы).

6. Хезмәт кенәгәсе (мәктәпне тәмамлаганнан соң эшләүчеләр өчен).Белешмәләр өчен телефоннар: (8-8552) 38-67-02 (директор), 38-86-33 (вахта).   Безнең адрес: Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары 12 нче йорт (Яңа шәһәр, 2/14 нче йорт).

Абитуриентка